4 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
2026 елда инфляция 4-4,5 процент дәрәҗәсендә булачак дип фаразлана
2026 елда Россия икътисады 1-1,2 процентка үсәчәк, ә илдә инфляция 4-4,5 процент дәрәҗәсендә булачак. РФ вице-премьеры Александр Новак Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты утырышында шундый фаразлары белән уртаклашты. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Ташлама, ипотека: тораклы булырга теләүчеләрне ни көтә?
Бер алманы – бишкә, ә ташламалы ипотеканы икегә бүләсе.
-
Яңалыклар
«Реабилитация техник чаралары белән тәэмин итү» сораулары буенча туры линия узачак
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә 4 февральдә, сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр, гражданнар белән телефон аша элемтә режимында «Реабилитация техник чаралары белән тәэмин итү» мәсьәләсе буенча туры линия узачак.
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Илебез икътисадының үсеш темпларын торгызуга ирешергә кирәк»
Россиядә икътисад үсеше темпларын торгызуга ирешергә кирәк. РФ Президенты Владимир Путин 2026 елда икътисади мәсьәләләр буенча беренче киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
М5 трассасы автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте өчен ачык
М5 трассасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә кертелгән барлык чикләүләр дә гамәлдән чыгарылган.
-
Яңалыклар
Бүген Росреестр идарәсе яңа йортларда фатир сатып алучылар өчен кайнар элемтә үткәрә
Бүген, 4 февральдә, беренчел күчемсез милеккә ихтыяҗ арту сәбәпле, Татарстан буенча Росреестр идарәсе яңа төзелгән йортларда фатир сатып алучылар – өлешле төзелештә катнашучылар өчен кайнар телефон линиясе үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Синоптик Шувалов: «Кар катламының биеклеге бер метрга якынаерга мөмкин»
Юл хезмәтләре Татарстан торак пунктлары ишегалларын һәм урамнарын кардан чистартырга да өлгермәде, төбәккә чираттагы бураннар якынлаша. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.